Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Чәчәк үстергән өчен 8 мең штраф

Бер авылда яшәүче 57 яшьлек пенсионер ханымны бакчасында чәчәк үстергән өчен хөкем итәләр.

Авылларда бакчаларны карап йөргәндә Кайбыч районы полицейскийлары әлеге ханымның бакчасында кипкән мәк таҗларына тап була. Шулай итеп чәчәк үстерергә яратучы хуҗабикәгә карата җинаять эше кузгатыла.

25 мәк чәчәген хуҗабикә матурлык өчен утыртканын, аны җәй буе су сибә-сибә карап үстерүен әйтә. Ул мәк үстерергә ярамаганлыгын гомумән белмәгән.

Чәчәк сортларын аермаган һәм законны белмәгән өчен хуҗабикәне ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә дә мөмкиннәр иде. Тик бу юлы суд аның уңай характеристикасын исәпкә алып штраф салу белән чикләнергә булган. Пенсиягә генә яшәүче ханым өчен әле анысы да зур сумма.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса