Чаллылылар әлмәтлеләрдән ни өчен калышмаска тели?!
Яр Чаллыда 29 августка - чәчәкләр фестивале көненә һәм Республика көненә багышлап Бөтенроссия рекорды куярга ниятлиләр.
«Татарстан» бизнес-отеле белән «Круглый стол» рестораны гаять зур - өч тоннадан артык авырлыктагы алма пирогы әзерләмәкче.
Аны әзерләү өчен 7312 данә йомырка, 1,1 тонна шикәр комы, 362 килограмм атланмай, 450 килограмм он һәм 1,7 тонна алма кирәк булачак. Пирог түгәрәк формада, Татарстан герды белән булачак.
Пирогны әзерләүдә 40 хезмәткәр катнашачак. Гаять зур шарлотканы Азатлый мәйданына куячаклар. Аны һәркем татып карый алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа