Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Чаллыда югалган Марат Вәлиевнең мәетен урманда тапканнар

Яр Чаллыда шушы көннәрдә 53 яшьлек Марат Вәлиевне эзләделәр.

6 февраль көнне ул үзенең эш урынына "Бегиш" аэропортына чыгып китә. Әмма иртән иртүк хатынына шалтыратып, тукталыштан алып китә торган вахта автобусына соңга калуын һәм үзенең машинасы белән эшкә барачагын хәбәр итә. Әмма эшенә ул вакытында килеп җитми. Җитәкчесе шалтыратып сорагач, хәзер килеп җитәчәген хәбәр итә. Шуннан соң аның белән элемтәгә чыга алмыйлар.

Аэропортта озак еллар техник булып эшләгән ирне Чаллыдан ерак түгел Боровецкий урманында агачта асылынган килеш табып алганнар. Хәзер әлеге коточкыч вакыйганы тикшерү эшләре бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса