Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Чаллыда янгыннан зыян күргән 8 фатирда яшәүчеләр ярдәм көтә

Янгын 8 августтан 9 ына каршы төндә була. 8 нче катта бер фатирда күршедәге балконнан очып кергән тәмәке төпчегеннән янгын чыга.

Бу - фатир хуҗасының фаразы. Элек тулай торак, хәзер коммуналь фатирлардан торган йортта бу вакытта күпләр тәмле йокыда була. Шунлыктан кешеләр өсләрендәге киемнәрдән йөгереп урамга чыгалар. Аларның бөтен документлары, өс киемнәре яна, бернәрсәләре дә калмый. Янгын машиналары тиз генә килеп җитә алмый, аларга йорт янында төнгелеккә калдырылган машиналар комачаулый. Баскыч куярга йорт янындагы агачлар ирек бирми. Шулай итеп, 8 фатирга хәйран зыян килә. Йортта күпчелек аз керемлеләр, картлар, балалар яши. Тиздән балаларга мәктәпкә, суыклар башланырга да күп калмый. Зыян күрүчеләр үзләренә ярдәм итүчеләр табылачагына өметләнеп исәп-хисап счеты ачалар. Шулай ук аларга янгыннан калган чүп-чарны чистартуда да ярдәм кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса