Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Чаллыда пар генераторы шартлап, йортка зыян сала, ике кешенең гомерен өзә

Бүген көндезге икеләр тирәсендә Чаллының 46нчы комплексында төзелеш мәйданчыгында гадәттән тыш хәл килеп чыга.

Биредә 400 литрлы пар генераторы шартлый. Утын белән җылытылган әлеге тимер җайланма төзелешкә пар бирү максатыннан кулланылган.

Шартлаудан соң бу җайланма Вахитов проспекты буенча очып үтә һәм 9 катлы 44нче номерлы йортка килеп бәрелә, 65нче фатир стенасын (3 кат югарылыгында) 35кә 25 сантиметр ашадан-аша тишеп чыга .

Бер эшче (балигъ булу яшенә җитмәгән) вакыйга булган урында ук җан бирә, икенчесен исә (35 яшь) шифаханәгә озаталар. Тик ул реанимация бүлегендә җан бирә.

Злеге факт буенча тикшерү эшләре үткәрелә.

Фотолар chelny-izvest.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса