Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Чаллыда ипотека бурычы булган кешеләрне фатирларыннан куалар

Быел заем, кредит килешүләре буенча бурычлары булганнарга карата суд эшләре сизелерлек арткан һәм 4,5 меңгә җитеп килә.

Гаиләләрне ипотека буенча алынган фатирларыннан күршеләре күз алдында куып чыгаралар. Зур өметләр баглап алынган җылы куышыннан колак кагучылар өчен моның ни дәрәҗәдә авыр булуына "Челнинские известия" газетасы соңгы санында игътибар биргән.

Шушы хәлгә китергән сәбәп бер - ипотека буенча акча түләүдәге тоткарлыклар, дип, газета 32 яшьлек Рушаниянең кыйссасын китерә. Рушания ире һәм 2 баласы белән хәзер каенанасында яшәргә мәҗбүр. "100 кв.м мәйданлы яңа фатирдагы бәхеткә 3 ел гына кинәнеп калдык. Фатир алу өчен ирем банктан 2,5 млн сум кредит алды. Без бит банкка бурычны график буенча вакытында түләү өчен һәр тиенне саклап тоттык. Әмма без күз алдына китерә дә алмаган хәлләр килеп чыкты: ирем машина йөртүче булып эшләгән фирма бөлгенлеккә төште, эш эзләгән арада ирем таксида эшләп йөрде һәм һәлакәткә юлыкты. Аны дәвалауга, операциягә, даруларга бик күп акча китте, - дип сөйли Рушания. - Билгеле, ипотеканы кичектереп түләү мәсьәләсендә юллап йөрдек, ләкин бу очсыз-кырыйсыз була алмый... Һәм банк фатирны алу буенча судка мөрәҗәгать итте. Без матур гына яшәп яткан фатирны шунда ук сатуга куйдылар. Безне шуның кадәр ашыктырдылар ки, хәтта кухня гарнитурын да алырга мөмкинлек бирмәделәр..."

Бер яктан ипотека кредитлары торак алырга теләгән кешеләргә ярдәм итә, ләкин икенче яктан - алар озак вакыт дәвамында тотрыклы рәвештә бурычны кайтаруны даулый. Хәзерге вакытта моны гарантияләп булмый, әлеге ханым юлыккан вазгыять - яңа микрорайоннарда яшәүчеләр өчен типик хәл, ди "Челнинские известия"гә бу мәсьәләдә юрист Алексей Чернов. Кайбер подъездлардан аена бер үк вакытта 2шәр, 3әр гаилә төялеп чыгып китә. Шулай булса да, әйтик, Чаллыдагы банкларның берсе генә дә быел 2000нән артык ипотека кредиты биргән.

Яр Чаллы шәһәр суды мәгълүматлары буенча ипотека кредитлары буенча дәгъвалашулар бик актуаль: 2016 ел башыннан заем, кредит килешүләре буенча бурычлыларга карата судларда каралган эшләр былтыргыдан 17 процентка арткан һәм 4355кә җиткән (былтыр - 3723). Заемчылар-өлешчеләрне кредит буенча залог итеп рәсмиләштергән бердәнбер торагыннан мәҗбүри чыгарырга мөмкиннәр - монысы инде суд приставлары эше...

Суд приставлары хезмәтенең 2 нче номерлы бүлеге башлыгы Шамил Заитов, ел башыннан шәһәр судыннан бурычлының милкен алу турында чыгарылган карар буенча безгә 80ләп эш керде, ди. Инде 10сыннан кешеләрне мәҗбүри чыгарганнар. Анализ күрсәткәнчә, чаллылыларның кредит бурычын каплаганда җитди проблемалары өч: предприятиеләрдә хезмәт хакын вакытында ала алмау, гаиләдә ирнең яки хатынның озак вакытка хастаханәгә эләгүе, гаиләнең аерылышу процессы башлануы.

Дөрес, мондый очракларда заемчылар банк аларның бурычларын структур яктан үзгәртүгә өмет итә. Әмма реконструкция түләү суммасын киметүне яки кичектереп торуны күздә тота һәм элек килешенгән 5 ел урынына 10 яки 15 ел ипотека акчасын түләргә туры киләчәк, димәк, акчаны сизелерлек артык түлисе булып чыга, дип кисәтә Шамил Заитов. Мондый очракта, минемчә, банк белән килешү буенча ипотека фатирын тиз арада сатарга, бурычны түләргә һәм очсызрак бәядән торак алуга башка ипотека кредиты алырга кирәк, ди.

Газета китергән мәгълүматта әйтелгәнчә, чаллылылар банкларга түли торган сумма аена 30-40 мең сумга җитә.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса