Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Чаллыда икенче сыйныф укучысы югалган

4 апрельдә Чаллы шәһәрендә тагын бер бала югалган.

Кичә, 15 сәгатьтә Владислав Алексеев укулар тәмамлану белән 6 нчы мәктәптән (ЗЯБ) кайтыр юлга чыккан, тик өенә кайтып җитмәгән. Хәзерге вакытта аны эзлиләр.

«Челны Поиск «ВАСИЛИСА» төркеме малайның төс-кыяфәте турында хәбәр итә: буе 150 см, күзләре көрән. Маңгаенда 2см лы яра эзе, җөй бар. Башына соры трикотаж баш киеме, өстенә горчица төсендәге пуховик, соры төстәге мәктәп формасы, шакмаклы күлмәк, кара галстук һәм жилет кигән, аягында резин итекләр. Үзе белән зәңгәрсу рюкзак, икенче аяк киеме өчен тукмадан тегелгән яшел капчык та бар. Ярдәм итүчеләр өчен штаб телефоны: 89179158685.

Малайны күрүчеләр булса (88552) 71-32-60 номерына шалтыратуыгызны үтенәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250