Чаллыда бер фатирдан алтын урлап чыккан кеше гафу үтенеп, язу калдырган
Чаллының Сидоровка бистәсендә яшәүче 36 яшьлек хатын-кыз туганының улын үзенә кертә.
Ир үзен кундыруларын сорый, моны ул алкоголь белән дус әнисенең аны өенә кертергә теләмәве белән аңлата. Әмма кунакчыл хатын-кызга бу төн куну 41800 сумга төшә. Бу - 29 яшьлек ир-ат урлаган алтын бизәнү әйберләренең гомуми суммасы. Угъры хәтта записка да калдырган: "Гафу итегез, шулай кирәк булды". Хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать иткән.
Угърыга карта җинаять эше кузгатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа