Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Чаллыда 10 айлык бала тамагына агач шарчык тыгылу аркасында вафат булган

РФ Җинаять Кодексының 109 нчы маддәсенең 1 нче часте (саксызлык аркасында үлемгә китерү) буенча җинаять эше кузгатылган.

Кичә көндез Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче ханым 10 айлык баласы белән "Ух, ты!" башлангыч үсеш студиясенә шөгыльләнергә килә. Күнегүләр ясаган вакытта, әнисенең тезләрендә утырган бала диаметры 3 см булган агач шарны йота, әмма шарчык аның тамагында тыгылып кала. Табиблар баланың гомерен коткарып кала алмый.
Бу факт буенча Россия Тикшерү Комитеты ТР буенча идарәсенең Яр Чаллы шәһәре буенча тикшерү бүлегендә, РФ Җинаять Кодексының 109 нчы маддәсенең 1 нче часте (саксызлык аркасында үлемгә китерү) буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Хәзерге вакытта фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре уздырыла. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә, дип хәбәр итә РФ ТК ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе.

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250