Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Чаллы шифаханәсендә муенына энә кадалган табиб мәете табылган

Яр Чаллының ГЭС бистәсендә урнашкан шифаханәдә эшкә килгән шәфкать туташы эш бүлмәсендә 44 яшьлек табиб-реаниматологның үле гәүдәсенә тап була.

Раковина янында ятучы табибның муенына шприц кадалган булып чыга. Табиб биредә ун еллап эшли. Бер ай элек кенә югары квалификацияле табиб категориясе алган. Шифаханәнең баш табибы әйтүенә караганда, соңгы вакытта ул йөрәк авыртуыннан зарланган. Бәлки йөрәге авыртып, ул үзенә үзе укол ясамакчы булгандыр. Хәзерге вакытта үлемгә китергән сәбәпләрне ачыклау бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса