Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Чаллы бала табу йортында алышынган балалар әлегә үз әти-әниләренә кайтарылмаячак

Чаллыда булган әлеге очрак турында кичә яңалыклар тасмасында 1 канал да күрсәтте.

Алар хәбәр иткәнчә, Татарстанның барлык бала табу йортларын махсус комиссия тикшерәчәк икән.

Менә инде өч ай дәвамында ике гаилә чит кеше балаларын карый. Әлеге очрак чын сериалларны хәтерләтә . 2013 елның 6 августында Яр Чаллының Перинаталь үзәгенең операция бүлегенә Чаллыдан һәм Минзәләдән ике йөкле хатын китерелә. Икесенең дә Люмилла Александровна булулары чын очраклылыкмы, әллә тормыш тарафыннан зур сынау булдымы икән? Ул гына да түгел, икесенә дә бер үк вакытта операция ясала, кызлары да 1 минут ара белән туа.

Ике гаиләдә дә көтеп алынган икенче балалар.

- Баланы беренче тапкыр күрсәткәндә мин аны яхшылап карарга да өлгермәдем, - дип искә ала 28 яшьлек Людмила. - Шунысы яхшы истә калган: акушерка кызымның авырлыгы 2 килограмм 800 грамм булуын әйтте.

Соңрак әниләрне реанимация бүлегенә җибәрәләр. Беренче мөмкинлек булу белән, алар кызларын күрергә ашыга. Шунда Людмилланы кызының 3,6 кг булуын хәбәр итеп шаккаттыралар.

- Мин әлеге хәлгә ачыклык кертүләрен үтендем, тик менә шифаханә хезмәткәрләре бертавыштан ялгышлык булырга мөмкин булмавын тәкрарладылар.

32 яшьлек икенче Людмилага УЗИ үткәндә үк шактый зур, 3,6 кг лы бала туарга мөмкин булуын хәбәр иткәннәр. Ә менә бала табу йортында 3 килограммнан да кечкенәрәк бала алып киләләр.

Ханымнарның күңелен барыбер нәрсәдер тырный. Нарасыйлар да әти-әниләренә дә, үз туганнарына да бөтенләй охшмаган була. Тик менә медицина хезмәткәрләре генә үз ялгышларын танырга теләми. Кызларга Анна һәм Айшат исемнәрен бирәләр.

Шифаханәдән чыкканда Людмиллалар телефон номерларын алмашыналар. Әлеге килеп туган мәсьәлә ике гаиләнең дә тынычлын боза. Минзәләдә яшәүче гаилә моны аеруча авыр кичерә. Алар аерылышыр дәрәҗәгә барып җитәләр. Бер айдан алар Казанга ДНК экспертизасы үткәрергә баралар. Анализ гаилә башлыгының әлеге баланың атасы булмавын раслый.

Даими аралашып торган Людмилалар вакытыт-вакыты белән балаларның фотолары белән алмашынып торалар. Сабыйларның үсә-үсә гаиләдәге өлкәнрәк балаларга охшый баруы ачыктан-ачык күренә башлый. Шуннан Чаллы гаиләсе дә анализ бирергә карар кыла. Аталык расланмый.

Ахыр чиктә әлеге гаиләләр тикшерү бүлегенә мөрәҗәгать итәләр. Бүгенге көндә әлеге килеп чыккан хәлнең нечкәлекләрен тикшерү эше бара. Җепнең очына чыкканчы әлеге сабыйлар законлы чит гаиләләрдә яшәүләрен дәвам итәчәк.

Фото http://www.chelny-izvest.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250