Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Өч могҗиза

Җир йөзендә могҗизалар бар инде ул. Кем өчендер кызыл кар яву гайре табигый вакыйга булса, кайберәүләр өчен бала туу да могҗиза санала.

Ә инде берьюлы өч игезәк тууы бик сирәкләр өлешенә генә насыйп була. Эльвира һәм Илдар Галәвиевлар гаиләсендә дә былтыр өч игезәк кыз туган. Аларга кадәр Әлмәттә өч бала туу очрагы 11 ел элек булган. Берьюлы өчне түгел, бер баланы карау да бик авырга туры килә. Ничек икән ул өч игезәк ата-анасы булу?

Күмәкләшеп бала карыйлар

"Өч кыз бала тәрбияләп үстергән ананың урыны оҗмахта булыр", дип языла бер хәдистә. Хактан да, кыз баланы тәрбияләү өчен ана кешенең үзенә дә өчләтә тәүфыйклы, тәрбияле, түземле булырга кирәк. Өч игезнең 33 яшьлек әнисе Эльвира да моны күптән аңлаган. Кызларына инде бер яшьтән арткан. Бөтен көчен хәзер ул шул балалар тәрбиясенә бирә.

Бүген Галәвиевлар гаиләсе Түбән Мактамада әниләре Мәрхәбә апа өендә яши. Үз йортың белән яшәүнең өстенлекләрен алар гаилә ишәйгәч кенә аңлаган. Шәһәрдәге ике бүлмәле фатирларында балаларга бик кысан булганга, кышын гына анда кайтырга җыеналар. Ике як әниләре - Тәнзилә һәм Мәрхәбә апалар иң олы ярдәмчеләр. Балалар туган мәлдә Эльвираның каенанасы Тәнзилә апа хәтта яшәргә дип кодагые янына күченеп килгән. Күмәкләшеп, ярты ел балаларны караганнар.

- Бөтен туган-тумачага җитәрлек балалар булды инде бу! Кемнең кайчан буш вакыты бар, килеп бала карашалар, - дип көлә Эльвира. - Күпме генә тырышсаң да, үзеңә генә аларны карап бетерешле түгел. Тугач та авыр булды. Ике як әниләрем, үзем, ирем - төннәрен дүртәүләп кизү тордык. Әле берсе уяна, икенчесенең би-ләүсәсен алыштырырга кирәк, өченчесе имезлек сорый. Ничек барысына да җитешәсең?!

Кинәт кенә күпбалалы гаиләгә әверелербез дип уйламаган да алар. Эльвиралар ягында игезәкләр туу гадәти хәл, аның әбисе дә игезәк сыңары булган. Әмма өчәү туар дип берәү дә көтмәгән! Табиблар беренче тапкыр тикшерү узганда берьюлы өч йөрәк тибешен әйткәч, Эльвирага шок була. Өч кыз дигәч, ире Илдар да озак аңына килә алмыйча йөри. Өстәвенә, йөклелекнең авыр узачагын да искәртә табиблар.

Махсус манеж кирәк булган

Әмма Эльвира балаларының исән-сау тууларына ышана. "А"га башланып, кызлар һәрвакыт беренче булсыннар", - дип алдан исемнәр дә уйлап куя алар. Илдар исә күңеленең бер чите белән берәрсе малай булмасмы дип тә өметләнә. Йөклелекнең сигезенче ае киткәч, 11 июнь көнне Казан бала табу йортында башта Әдилә, аннан Әмирә һәм төпчек-ләре Әминә дөньяга аваз сала. Әдилә белән Әминә - бер капчыкта яткан игезәкләр, ә Әмирә аерым капчыкта яткан була. Кызларның авырлыклары җитмәү сәбәпле (1970, 1950, 1830 грамм), аларны шундук реанимация бүлегенә салалар. Өчесе дә җитәрлек авырлык җыйгач, Әлмәткә кайтарып җибәрәләр. Бала табу йортыннан чыккан көнне үк Эльвираның әнисе Мәрхәбә апа эшеннән китә.

- 60 ка таба якынлашканда, кызым миңа менә шундый бүләк ясады - берьюлы өч кыз алып кайт-ты. Мин үземне өчләтә бәхетле әби дип саныйм. Картайган көнемдә ялгызым нишләгән булыр идем? Ә болай бөтен тормышым җанланды. Өр-яңадан үзем дә әни кебек булдым, - дип сөйли Мәрхәбә апа. - Кызларны күпләр су тамчысыдай охшаган диләр. Әмма аларның үз аерымлыклары бар: Әдиләнең битендә зур миңе бар, шуннан аерабыз. Әмирә сары чәчле, әнисенә охшаган. Әминә "күлмәктә туган" иде. Анысы гел җитез бала, минем белән йоклый.

Чыннан да, бу гаиләдә гадәти ашау, йоклау мәсьәләләре дә гади генә чишелә торганнардан түгел. Ашату өчен балалар өстәле алып куйганнар, шунда кызларны чиратлап ашаталар. Йоклауга килгәндә, сеңелләреннән ике минутка зуррак туган Әдилә мөстәкыйльлек ярата, үзе генә йоклый. Уртанчысы Әмирә көйлерәк икән, әле дә әнисеннән аерыла алмый, "күлмәктә туган" Әминә әбисен якын күрә.

Ашау-эчү бер проблема булса, балаларны уйнату шулай ук шактый четерекле. Эльвира өч кызына да уңайлы булсын өчен Интернет аша махсус зур манеж кайтарткан.

- Безнең Әлмәттә андый зурлыктагы ма- нежлар юк. Махсус кайтартырга туры килде. Бик уңайлы әйбер. Бөтен уенчыклары белән бергә балаларны шул читлеккә кертеп утыртабыз да, аз гына булса да өй эшләрен карыйбыз. Шунсыз аларны тыеп булмый. Минут эчендә күмәкләшеп берәр зыян эшләп куячаклар, - дип көлә әни кеше. Аның сүзен Мәрхәбә апа күтәреп ала:

- Тәпи киткәннән бирле бер секундка да үзләрен генә калдырып булмый. Гел күз уңында булырга тиешләр. Исән булып, кызыма балаларын үстерешергә ярдәм итә алуыма куанып бетә алмыйм. Әмма өчне үстерүе шулкадәр авырдыр дип уйламый идем! Мин дә өч бала үстердем. Әмма аерым-аерым тәрбияләү күпкә җиңелрәк икән.

"Үземне карарга вакыт
калмый"

Карап торышка, зур гына зал бүлмәсе бакчаны хәтерләтә. Кызларның кайсы нәрсә эшли. Әле берсе кулына алган туп икенчесенә дә кирәк, бер уенчыкны өчкә бүлә алмыйча озак тарткалаша алар. Ир кешенең көр тавышы урынлы булыр иде монда... Кызларның әтиләре Илдар мин килгәндә командировкада иде. Нефть оешмасында инженер булып эшләгәч, бик еш эш урыныннан шулай читкә җибәрәләр икән. Шуңа да балалар тәрбиясе белән күбрәк әни кеше шөгыльләнә. Әмма туган мәлдә Илдар хәтта бала биләүсәләрен дә юган, үтүкләү дә аның җилкәсенә төшкәләгән. Хезмәт урыныннан да яшь гаиләгә ярдәм ит- кәннәр. Тугач та һәр балага 30 ар мең сум күләмендә матди ярдәм күрсәткәннәр.

Ә ярдәм бу гаиләгә бик кирәк. Матди яктан бигрәк, физик ярдәм артык булмас иде. Өч бала арбасын өстерәп көненә ике- шәр тапкыр урамга чыгып карагыз әле! Өч игезне бакчага алсалар, Эльвирага җиңелрәк булыр иде, билгеле. Бер төркемгә берьюлы 3 урын сорап чиратка баскан инде ул.

- Өчне тәрбияләрлек көчебез булганга, Аллаһы Тәгалә безгә шуның кадәрне биргәндер! Исән-сау гына булсыннар. Үземне карарга вакыт та калмый. Көн дә бертөрле тормыш мәшәкате - бала карау. Әмма авырлыклары белән бергә үз яме дә бар аларның. Баласыз тормышны хәзер күз алдыма да китерә алмыйм, - ди яшь әни.

Дөрестән дә шулай. Бер сәгатьләп сөйләш- кән арада кызлар һөнәрләрен дә күрсәтергә өлгерде. Кулларын өскә күтәреп хәзердән үк бии беләләр. Берсе икенчесен кабатлый, аларга өченчесе кушыла. Күңелле аларда. Балаларны бертөрле киемгә киендергәч, күз алдында курчаклар биеп йөргән кебек, күзләр камаша. Аларга карагач, дөньяда могҗизалар барлыгына янә инанасың...

Филүзә Хәмидуллина

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса