Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Өч кеше тереләй янып үлгән

Соңгы араларда янгыннарда кеше гомерләре өзелде.

Азнакай районында гына да шушы көннәрдә ике кеше янгында үлде. Берсе Түбән Якый авылында булган: ир үзенең мунчасында янып үлгән. Шулай ук вагон эчендә сак хезмәтендә булган ир дә тәмәке белән саксыз эш иткәннән янып үлгән.

Чистай районының бер авылында 86 яшьлек пенсионерның гомере өзелүгә дә ут гаепле булган. Әби фатирында ялгызы гына яшәгән. Янгын әлеге дә баягы ут белән сак эш итмәгәннән килеп чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса