Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Өч кеше исле газ белән агуланган

Бер гаилә әгъзалары: 1983 елгы хатын-кыз һәм 2014, 2008 елда туган кыз балалар бүген иртән уртача дәрәҗәдә агулану билгеләре белән Казан шифаханәсенә салынган. Алар газ колонкасының төзек булмавы сәбәпле исле газ белән агуланганнар.


Ис­ле газ (уг­ле­род ок­си­ды) бе­лән агу­ла­ну ке­ше­ләр өчен бик кур­кы­ныч ха­ләт, чөн­ки ул үлем­гә ки­те­реп җит­ке­рер­гә дә мөм­кин. Ка­гый­дә бу­ла­рак, авыл җир­ле­ген­дә мич­не дө­рес як­ма­ган­да, ян­гын ва­кы­тын­да, дви­га­те­ле эш­ләп тор­ган ябык ав­то­мо­биль­дә утыр­ган­да ис­ле газ бе­лән агу­ла­ну оч­рак­ла­ры еш кү­зә­те­лә. Бер үк би­на­да күп сан­да­гы ке­ше­ләр­дә агу­ла­ну бил­ге­лә­ре кү­зә­тел­гән­дә яки би­на­дан чы­гу­га хәл ях­шыр­ган­да ис­ле газ бе­лән агу­ла­ну кур­кы­ны­чы яна­га­нын ча­ма­лар­га бу­ла.

Рос­сия МЧ­Сы­ның ТР бу­ен­ча Баш ида­рә­се ки­сә­тә: ис­ле газ­ның иң та­рал­ган чы­га­нак­ла­ры - ул тө­зек бул­ма­ган газ, май һәм утын мич­лә­ре, газ при­бор­ла­ры, бас­сейн­нар­да су җы­лыт­кыч­лар һәм дви­га­тель­дән һа­ва­га чы­гу­чы фай­да­ла­ныл­ган газ. Мич­ләр­дә­ге ярык­лар, тө­тен юл­лы­гы­ның ты­гы­луы, кар бе­лән кап­лан­ган яки җил­дән сак­лан­ма­ган мич тор­ба­ла­ры да ис­ле газ­ның то­рак би­на­лар­да та­ра­лу­ы­на ки­те­рер­гә мөм­кин.

Мич­кә саф һа­ва­ның җи­тәр­лек ка­дәр ке­реп тор­ма­вы йорт­та ис­ле газ туп­ла­ну­га ки­те­рә. Йорт­лар­ның ты­гыз эш­лә­не­ше шу­лай ук ис­ле газ бе­лән агу­ла­ну кур­кы­ны­чын арт­ты­ра, чөн­ки ир­кен вен­ти­ля­ция мөм­кин­ле­ге бул­мый.

Ис­ле газ бе­лән агу­ла­ну бил­ге­лә­ре бул­ган­да бе­рен­че яр­дәм ча­ра­ла­ры:

- ис­ле газ ки­лү сә­бәп­лә­рен бе­те­рер­гә;

- зы­ян кү­рү­че­не саф һа­ва­га алып чы­гар­га;

- зы­ян кү­рү­че аңын­да бул­са, аны ят­кы­рыр­га, ты­ныч­лык­та кал­ды­рыр­га һәм бе­рөз­лек­сез саф һа­ва ки­лү­ен тәэ­мин итәр­гә (янын­да га­зе­та бе­лән сел­кеп то­рыр­га, вен­ти­ля­тор яки кон­ди­ци­о­нер ка­бы­зыр­га);

- зы­ян кү­рү­че аңын­да бул­ма­са, ашы­гыч яр­дәм ча­кыр­тыр­га һәм ул ки­леп җит­кән­че яки зы­ян кү­рү­че аңы­на кил­гән­че ки­чек­мәс­тән йө­рәк­кә ябык мас­саж ясый то­рыр­га һәм ясал­ма су­лыш ал­ды­рыр­га.

Исе­гез­дә то­ты­гыз: зы­ян кү­рү­че­не ис­ле газ кур­кы­ныч кон­цент­ра­ци­я­дә туп­лан­ган урын­нан алып чык­кан­да иң бе­рен­че чи­рат­та үзе­гез дә агу­ла­ну их­ти­ма­лын­нан сак­ла­ны­гыз. Мо­ның өчен бик тиз эш итәр­гә ты­ры­шыр­га һәм кулъя­у­лык, мар­ля аша гы­на су­лар­га ки­рәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса