Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Өч егет бер ирне подъездда талаган, урамда кыйнаган

Йортта яшәүче ханым йорт янында бер ирне кыйнаганнарын күреп алып полициягә хәбәр итә.

Түбән Каманың ведомстводан тыш каравыл бүлеге хезмәткәрләре тиз арада килеп җитеп егетләрне кулга ала. Баксаң, алар подъездда ук кыйнап, әлеге ирнең акчасын, документларын, фатир ачкычын талаганнар икән. Ир алар артыннан куам дип урамга чыккан һәм ярдәмгә чакырган. Әмма тегеләр туктап, ирне тагын кыйнарга тотынганнар.

20-25 яшьлек өч егеткә карата талау маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса