Өч атна эчендә 9 кеше баткан
Татарстан сулыкларында 26 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр арада 9 кеше үлгән.
Кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Илһам Насыйбуллин сүзләренчә, соңгы вакытта ныклап катмаган боз астына китү очраклары арткан. 9 кешенең 7 се шундыйлар. Һәлак булучыларның зур өлешен балыкчылар тәшкил итә.
Административ Кодекс нигезендә калынлыгы 7 см дан да кимрәк булган бозга басучылар 1,5 меңнән 2 мең сумга кадәр штрафка тартыла. Юридик затлар өчен бу җәза 5-7 мең сум каралган. Түбән Кама районында андыйларга карата 2 беркетмә төзелгән инде. Сүз уңаенда, республикада 15 ноябрьдән сулыкларда куркынычсызлык айлыгы игълан ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа