Бәйрәм табынында атасы баласын суйган
Татарстанның Кайбыч районындагы бер авылда бәйрәм аянычлы тәмамланган.
Хәл 14 еннән 15 енә каршы төндә булган. 45 яшьлек казанлы 75 яшьлек әтисенә кунакка кайта. Исерткеч эчемлекләр кулланып кәеф-сафа корып утырган вакытта ирләр арасында низаг чыга һәм атасы улына пычак белән кадый. Яралыны республика хастаханәсенә озаталар.
Татарстан Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, республикада һәр бишенче шундый җинаять алкогольле эчемлекләр кулланган килеш кылына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа