Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Бәйрәм кәефе өләштеләр

Быелгы Инвалидлар декадасы, Яңа ел бәйрәме физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларның хәтерендә озакка уелып калыр, мөгаен.

"Хыяллар тормышка аша" акциясе кысаларында аларга күңелләрендә йөрткән бүләкләр тапшырылды.

Язмыш тарафыннан кыерсытылган сабыйларны район башлыгы Мәҗит Салихов, Кыш бабай һәм Кар кызы өйләренә барып котлады. Уен планшетларына һәм тәм-томга балалар ихластан шатланды. Бәйрәм күчтәнәчләре һәм планшетлар 15 балага тапшырылды. Моннан тыш Кыш бабай белән Кар кызы тагын 30 баланың өендә булды.

Яшьләр үзәгендә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен узган Чыршы бәйрәменә әти-әниләре белән 150 бала чакырылган иде. Биредә дә рәхәтләнеп күңел ачканнан соң күчтәнәчләр таратылды.

Шәһәрдә һәм районда 582 инвалид бала яши. Аларның барысына да Яңа ел бүләкләр тапшырылды. Авылда яшәүчеләр дә игътибардан читтә калмады. 5 гыйнвар көнне Балалар һәм үсмерләр иҗаты үзәгендә алар өчен янә бер бәйрәм - Яңа ел иртәсе оештырыла. Бәйрәм көннәрендә "Татарстан" кинотеатрында 100 бала белән аларның әти-әнисенә бушлай фильм карау мөмкинлеге тудырылуны шулай ук һәркем шатланып кабул итте. "Стар Синема"да берничә көнен инвалид балаларга бүлеп бирде.

Әлбәттә, бүләкләр иганәчеләр ярдәме белән алынган. Социаль яклау идарәсе инвалидлар декадасын һәм инвалид балалар өчен Яңа ел чараларын уздырудагы ярдәмнәре өчен район башлыгы Мәҗит Салиховка, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Равил Хәйруллинга, мәдәният, физик культура, спорт һәм туризм, балалар һәм яшьләр эшләре буенча идарәләргә, иҗтимагый оешмалар һәм масскүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә департаментына, көньяк-көнчыгыш сәүдә-сәнәгать палатасына, сәламәтлек үзәгенә, "Кайгыртучанлык", "Росток" хәйрия фондларына, "АЭС челтәр компаниясе" ААҖ, "Эксклюзив-Дент", "Камай", "Арт-Стом", "Стомус-Комфорт", "Стомус-Эстет", "Элитстом" стоматология клиникаларына, "Фармсервис", "Рациола", "Казанские аптеки" даруханәләренә, "Салям" кибетенә, "Блеск-Сервис", "Алсу" АЧНФ, "ТН-УРС", "Әлмәт икмәк заводы", "Альком компьютер салоны", "Техинком", "Компьютер кибете", "Стар Синема", "Каскад", "Лидер" төзелеш компаниясе җәмгыятьләренә рәхмәтен җиткерә. Изгелек меңе белән кайтыр ди. Игелекле гамәлләр киләчәктә дә туктамасын!

Ирина Апачаева

Фото Әлмәт муниципаль районы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250