Әлмәт таңнары

Быел Камилә мәктәпкә бара...

Яңа уку елы башланырга 4 көн калды. Безнең гаилә өчен быелгы сентябрь аеруча истә калачак. Кызыбыз Камилә беренче сыйныфка бара.

5 яшеннән аны мәктәпкәчә яшьтәгеләр әзерләү мәктәбенә йөрттек. Атнага ике тапкыр дүртәр дәрес укыды. Дүрт дәрес, дүрт укытучы, төрле кабинетлар. Мондый "төрлелек" баланы мәктәп тәртибенә күнектерә торыр дип бик шатландык. Юкка булмаган. Без барасы 25 нче мәктәптә 8 (!) беренче сыйныфның дүртесендә укыту традицион, ягъни бер укытучы белән барачак. Яртысында фәненә карап алышыначаклар. Без соңгысына эләктек. Тик бу көнгә кадәр нерв ныклыгы күп сыналды.

Йорт каршында гына диярлек калыккан яңа мәктәпкә дәгъва белдерүчеләр чиктән тыш күп булып чыкты. Яз башында мәгариф идарәсенә шалтыратып исемлеккә язылганнан алып август башына кадәр кызымның мәктәпкә эләккәнме, юкмы икәнен тәгаенли алмый интектек. Тиешле 250 урынга ким дигәндә 2 кеше туры килә. Нәрсә, кайда, кайчан дип өзгәләнә торгач хәбәр килде. Узган атнада документлар илтеп тапшырдык. Сыйныф җитәкчесе белән таныштык. Укытучы шәп булырга охшаган. Беренче очрашуда шундый тәэсир калды. Аннан соң 25 урынына болай да 27 бала алган укытучыга "безне дә алалмассызмы", "сездән берәрсе башка сыйныфка күчмәсме" дип үтенүчеләр байтак булды. "Кем икәнен беләләрдер, шәт, шуңа атлыгалар, күрәсең" дигән фикер үтте баштан.

Ата-аналар белән тәүге очрашуында укытучыбыз укыту программасы, мәктәп кирәк-яраклары турында сөйләде. Алдарак узган гомуми җыелышта һәрбарчабыз "Планета знаний" программасы буенча укыячак дигәннәр иде, уку китаплары алу белән гауга чыгып, берничә сыйныфта программаны алыштырдылар. Безнеке "Перспектива"ны сайлаган. "Башка программа буенча укытырга теләсәгез, күчә аласыз" дигәннәр иде, безнең төркемнән берәү дә кымшанмады. Минемчә, дәреслекләр түләүсез булганга түгел, ә нәкъ менә сыйныф җитәкчесе абруе (ул математика укытачак) сәбәпче булды.

Быелдан, мәгълүм ки, мәктәп формасы мәҗбүри. 25 нчедә башлангыч сыйныфлар кара итәк, ак кофта һәм кызгылт-көрән төстәге трикотаж жилеттан йөриячәк. Җыелыштан соң өйгә кайтып, кызны ияртеп кибеткә барсам, зур үлчәмле ике жилет калган. Калганнар акыллырак булган: туры шунда киткәннәр. Аптырамадык. Казанга барып таптык: жилетын да, озын вә кыска җиңле кофтасын да, итәген дә, кышын салкын булса дип кара чалбарын да, спорт костюмын да алдык. Түгәрәк кенә бәягә аяк чолгавы кадәр чек бирделәр. Юлга чыкканда "формасы миннән булыр" дип әбисе акча тоттырган иде, таман гына булды.

Физкультура залда узса дип ак футболка белән кара шорты сорадылар. Аларын да, яңа идәндә тап калдырмасын өчен ак табанлы кедысын да юнәттек. Болары бер меңгә якынлашты. Хореография мәҗбүри диделәр: кара гимнастика костюмы һәм ак балетка кирәк. Боларын Әлмәттән алдык. Кара лосина табасы калды. Анысын август ахырына кайтарырга вәгъдә иттеләр.

Атнага 3 физкультура дәресе көтелә: берсе бассейнда үтәчәк. Тоташ йөзү костюмы, силикон башлык әзер. Әлегә Камиләмнең мәктәпкә ашкынуының төп сәбәбе - шул бассейн. Универсиада елы булганга февраль аенда әзерлек мәктәбендә "Минем яраткан спорт төрем" дигән темага йөзүнең файдасы турында реферат та язган идек. Йөзә белгәнгә түгел, өйрәнәсе килгәнгә сайлады.

Портфель. Кергән бер кибеттә букчаларга күз ташлап йөрде Камилә.

- Карагыз, ВИНКСлы! О, миңа Барбилысы да ошый! - дип әле берсенә, әле икенчесенә ябыша бу. Тинкербилл төшерелгәненнән дә баш тартмас иде, "сабыр ит" дип туктаттык.

Әтисенең эшендә беренче сыйныфка баручылар исемлеге төзүләрен белгәч, юкка түгелдер дип ашыкмадык. Оттырмадык та. Узган атнада Камиләне чәй өстәленә чакырып, бүләк иттеләр. Яңа букчага альбом, ручка, каләмнәр, линейка кебек канцелярия товарлары салганнар. Үзе бик ошатты. Ачты-япты, киде-салды. Ай-һай, болай дәвам итсә, уку башланганчы түзәр микән?!

- Авыр түгел, әни, мин әле җитез генә йөгерә дә алам, - ди кызым. 3-4 кирәк-ярак салган букчаны аркасына элеп, чабып-сикереп тә күрсәтте. Китаплар, эш дәфтәрләре салгач, какча гәүдәсен портфель ничек басасын уйламый әле ул.

- Ручка яхшы яза торган һәм тотарга уңайлы булсын. Төсле кәгазъ, катыргы кебек кул эшләре кирәк-яракларын алмый торыгыз. Нәрсә һәм нинди кирәген фән укытучысы үзе әйтер, - дип киңәш итте сыйныф җитәкчесе. - Кайчы алыгыз. Тик яхшы кисә торган булсын. Бетергечнең дә каләм очындагысына алданмагыз, ул пычрата гына. Аннан соң пеналның да "тавышсызына" өстенлек бирсәгез иде...

Бүгенге заманда акчаң булса (хезмәт хакыннан "оек"ка өлеш чыгарып барган идем), әйбергә кытлык юк. Җаның ниндиен тели, шул бар. Безнең чордагы "төссез" әсбаплар юк хәзер. Камиләнең песи баласына бик кызыгып йөргән чагы иде. Пенал һәм көндәлек, алмаш аяк киеме сумкасы һәм иҗат эше өчен алъяпкычны куе зәңгәр фонга ак песи баласы төшкәнне сайладык. Көндәлек дигәннән, анысы катгый таләп түгел. Ләкин укытучыбыз көндәлек алырга киңәш итте. "Белем бәяләү өчен түгел: өй эшләрен язарга, ә иң мөһиме - сезнең белән "арадашчы" ролендә кирәк", - дип аңлатты мөгаллимә тәкъдимен.

Букчада бар да бар. Тик күңелдә борчылу сүрелми. 80 нче елда мәктәпкә укый-яза, саный белми кергән әтисе белән мин укый, басма хәрефләр белән булса да әйткәнне дөрес итеп яза, куша-ала белгән баланы "тарта алырмы" дип борчылабыз. "Үзегезне хәтерләгез" диючеләргә җавап әзер - "заманасы башка иде". Дөресен әйткәндә, "тарта алырмы?" дигән сорау өстә яткан хафалану гына. Җитдие төпкәрәк яшеренгән - холкым һәм таләпчәнлегем аркасында баламның укуга омтылышын киметмәмме?! Кызыма зиһен, тел ачкычлары, күркәм гамәл һәм миңа сабырлык бир, Аллам!

Ләйләгөл Минаева

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: