Әлмәт таңнары

Бәяләрне алыштырган

Бер ир-ат кибеттә бәяләр язылган кәгазьне бер товардан кубарып алып икенчесенә ябыштырганда тотылган. Cәүдә үзәге менеджеры арзанрак хактагы тәгәрмәч бәясен кыйммәтлерәгенә куеп маташкан ир-атны күреп тиз генә полициягә хәбәр иткән.

Реклама

Нәтиҗәдә казанлы тәгәрмәчне ике тапкырга арзанрак бәягә алган. Кибеткә килгән зыян 11 мең сумнан артыклык булган. Бераз вакыттан соң карак тотыла, ул гаебен тулысы белән таный. Ир-атка тәгәрмәчләрне кире кайтарырга туры килә. Хәзер аңа карата җинаять эше кузгату буенча эш бара, дип хәбәр итә "Эфир-24".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: