Бәяләр белән бергә яшәү минимумы да арткан
Росстат аналитиклары Россиядә яшәү минимумының үсүен әйтә. Коммуналь түләүләр һәм азык-төлек алыр өчен илнең урта хәлле кешесенә аена 8 192 сум кирәк икән.
Росстат белгечләре халыкның һәр төркеменә үз яшәү минимумын исәпли. Бу кварталда эшләүче халыкка 8 834 сум, ә пенсионерларга 6 717, балаларга 7 920 сум булган. Яшәү минимумының артуын белгечләр азык-төлеккә бәяләр үсү белә аңлата. Яңа ел алдыннан бәяләр тагын да үсәчәк әле. Ит 5-7, яшелчә-җимеш уртача 15 % ка артыр дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа