Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Бурычың булса, фатир сатып түли алмыйсың

Суд приставлары бурычлары өчен бер ханымның бөтен милкенә арест салалар.

Аның 144 мең сум бурычы җыелган була. Лениногорскида яшәүче бу ханымны берничә ай эзлиләр. Ул повесткаларга җавап бирми, чакырган җиргә килми. Ә үзенең милкендә фатиры да, машинасы да, дачасы да була. Приставлар милек белән алыш-биреш ясауга арест салалар да куялар.

Бервакыт ханым фатирын сатарга уйлый. Әмма аңа арест салынган. Шулай итеп бурычлы гражданка үзе үк приставлар янына килергә мәҗбүр була. Ә тегеләр аңа башта бурычын һәм 7 процент дәүләт җыемын түләргә кушалар. Шуннан соң гына ханым үз ниятен тормышка ашыру бәхетенә ирешә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса