Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

“Булгария” теплоходы юлыккан һәлакәт факты буенча җинаять эшен тикшерү тәмам

Җинаять эше буенча гаепләү йомгагы раслангач ул судка тапшырылачак

Россия Федерациясе Тикшерү Комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнары тарафыннан, судно капитаны ярдәмчесе Рамил Хәмитовка, "Булгария" субарендаторы Светлана Инякинага, Россия елга регистры эксперты Яков Ивашовка һәм Ространснадзорның ике хезмәткәре Владислав Семеновка һәм Ирек Тимергазиевка карата җинаять эшен тикшерү төгәлләнгән. Һәркайсының ролен исәпкә алып, алар РФ Җинаять Кодексының 238 (кулланучылар тормышы һәм сәламәтлеге куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирмәүче хезмәтләр күрсәтү), 263 (эчке су транспорты эксплуатацияләү иминлеге кагыйдәләрен бозу), 143 (хезмәт сагы кагыйдәләрен бозу), 285 (вазифаи җинаятьләрдән законсыз файдалану) нче маддәләрендә каралган җинаятьләр кылуда гаепләнә.
Тикшерү версиясе буенча, нәкъ менә гаепләнүчеләрнең ваемсыз гамәлләре, 2011 нче елның 10 июлендә "Булгария" теплоходын һәлакәткә дучар иткән. Билгеле булганча, 122 кеше суга батып үлде. Тикшерү фаразлаганча, "Булгария" дизельэлектроходы батуга, техник торышы һәм экипаж әзерлегенең түбән дәрәҗәсе буенча, судноның сулыкка чыгу өчен яраксыз булуы, куркынычсызлык таләпләре һәм кагыйдәләренә буйсынмау, судно хуҗасы, экипаж составы, контрольдә тотучы органнарның вазифаи вәкаләтләрен тиешенчә үтәмәве сәбәп булган.

Җинаять эше күләме 90 томны тәшкил итә. Эш буенча 200 дән артык зыян күрүче теркәлгән, 1 меңнән артык шаһит сораштырылган. 250 дән артык төрле экспертиза үткәрелгән.

"Булгария" һәлакате нәтиҗәсендә, нибары 79 пассажир һәм экипаж әгъзасы коткарылган. Әгәр дә "Арбат" һәм "Дунайский 66" суднолары капитаннары ваемсызлык күрсәтеп, бәлага юлыккан кешеләрне калдырып узып китмәгән булса, мөгаен, коткарылган гомерләр саны күпкә күбрәк булыр иде. Хәзерге вакытта капитаннарның икесе дә җәзасын алган.

Тикшерү тарафыннан җитәрлек күләмдә дәлилләр базасы тупланган, моңа бәйле рәвештә, җинаять эше буенча гаепләү йомгагын раслау мәсьәләсе хәл ителә. Аннан соң ул судка тапшырылачак. Бу хакта РФ Тикшерү Комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе хәбәр итә.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250