Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Булган хәл: Бишмунчалылар зур бәладән корбан чалып кына котылган [+ФОТОЛАР]

Моннан биш ел элек Закировлар гаиләсенә зур кайгы килә: дусларын армиягә озатырга дип юлга чыккан мәлдә, яңгырлы кара төндә уллары Рөстәм утырган машина яр буена тәгәри...

Салонда булган дүрт иптәшенә берни дә булмый, ә Рөстәмнең өстенә машина тәгәрмәче белән килеп каплана. Авыр техника астыннан аның гәүдәсен дуслары тартып чыгара - умыртка баганасы өч җирдән сына, үзәк нервына зур зыян килә. Табиблар аның исән калуына шунда ук шик белдерә, операция артыннан операция китә. 30 % ка гына исән дигән егет гомере бетмәгән була, күрәсең, ул 4 ай реабилитация узып тернәкләнә. Ләкин кендектән аскы өлеше бөтенләй берни сизмәскә әйләнә.

- Аякка бастырыр өчен Мәскәүләргә дә барып карадык. Кулдан килгәннең барысын да эшләдек. Инде аның бу халәтенә күндек. Хәзер өй эчендәге барлык эшләрне ул башкара. Дуслары гел ярдәмгә килә, аны онытмыйлар. Ишегалдына аның өчен пандуслар ясадык, баштагы елларда аны күтәреп йөреп хәлдән тая идек, - дип искә ала моннан 5 ел элек булган хәлләрне әнисе Рәсүлә апа.

Ул елларда мондый аянычлы хәлләрдән Бишмунча авыл халкы ут йотып яши башлый. Ышанмаслык хәл, әмма бер Рөстәм Закиров белән генә мондый бәхетсезлек килеп чыкмый, аның сыйныфташ дүрт дусты дүрт ел эчендә төрле бәла-казага тарый. Иң элек 2011 елда авыл клубы каршында Дамир Илаловны машина бәреп үтерә, икенче елга классташлары Раил Хаҗиев Тайсуган авылына борылган урында юл һәлакәтенә эләгеп бакыйлыкка күчә. Тагын бер ел узуга Рөстәм Балтач районында авариягә тарып, чак үлемнән кала. Аз гына вакыт узгач тагын бер классташларында - Рушан Сөләймановта кан рагы табалар... Шунда ата-аналар моның гади генә язмыш сынавы булмавын абайлап, корбан чалдырырга уйлый. Коръән укыткач кына хәсрәтләр аларны урап уза башлый.

- Бала кайгысын дошманыма да теләмәс идем, - ди Рәсүлә Закирова. - Сабырлыгым боларның һәммәсен җиңеп чыгарга ярдәм иткәндер. Миңа көн дә улым: «Син мине ташламадың, нинди хәлдә дә яратасың», - дип рәхмәт әйтә. Мин исә аңа рәхмәтле - балалар янәшәмдә булу иң зур бәхет.

Рушан Сөләймановка килгәндә, ул куркыныч авыруны җиңеп чыга алган. Бишмунча егете күптән түгел сөйгәне белән никах укыткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса