Әлмәтнең булачак медиклары флешмоб үткәрде
19 майда Әлмәт медицина көллиятендә флешмоб үтте.
«Стоп ВИЧ/СПИД» Бөтенроссия акциясе кысаларында үткәрелгән әлеге флешмоб «Движение- это жизнь!» дип аталды. Акциянең төп бурычларыннан берсе ВИЧ-инфекция һәм СПИД проблемасына игътибарны җәлеп итү, студентларда әлеге авыру турында дөрес фикер формалаштыру.
Флешмобны махсус дисциплиналар укытучысы Н.В. Захарова җитәкчелегендә СД14 А һәм СД14 Б төркемнәре студентлары әзерләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа