Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Бу атнада Мәскәүдә «Мосфильм» көннәре бара

Илебезнең төп киностудиясе булган «Мосфильм» төзелүгә 90 ел. Рәсми рәвештә аның туган көне булып 1924 елның 30 гыйнвары санала.

Бу көнне беренче тапкыр Борис Михинның «На крыльях ввысь» тулы метражлы картинасы күрсәтелгән.

Юбилей уңаеннан илебез башкаласының «Эльдар» киноклубында тамашачылар өчен атна буена легендар фильмнар: «Веселые ребята», «Летят журавли», «Восхождение», «Служили два товарища», «Чучело» һәм башкалар бушлай күрсәтеләчәк, күренекле кино сәнгате әһелләре белән иҗади очрашулар, тематик кичәләр үткәреләчәк.

"Баллада о солдате", "Идиот", "Июльский дождь", "Зеркало", "Не горюй!" һәм башка күп кенә фильмнар да илебез кинематографының «алтын фонды» булып санала. «Броненосец «Потемкин» фильмы белән беррәттән «Мосфильм» тарихында зур урын алып торучы картиналар санап бетергесез күп. Аларның барысы да эчтәлекле, тәрбияви яктан әһәмиятле булулары белән аерылып торалар.

Юбилей уңаеннан төп кичә 8 февральгә билгеләнгән. Ә тантаналар, очрашулар, ретрокино күрсәтүләр ел буена дәвам итәр дип планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250