Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Бөтенроссия математика олимпиадасының призерлары һәм резерв катнашучыларын җыйган чарада әлмәтлеләр дә катнашты

"Костер" үзендә Бөтенроссия математика олимпиадасының 72 призеларын һәм резерв катнашучыларын кабул итте


2013 елның 17 ноябреннән 26 ноябренә кадәр "Костер" республика балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә математика фәне буенча көзге смена үткәрелде.

"Костер" үзендә Бөтенроссия математика олимпиадасының 72 призерлаын һәм резерв катнашучыларын кабул итте. Укучылар Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Лениногорск, Әлмәт шәһәрләреннән, шулай ук Биектау, Чүпрәле һәм Азнакай районнарыннан килделәр.
Оештыручыларны һәм катнашучыларны Бөтенрәсәй олимпиадасына яхшы әзерләнү дигән уртак максат берләштерде. Дәресләрне Санкт-Петербург университеты укытучысы, математика фәннәре кандидаты Берлов Сергей Львович үткәрде.
Олимпиадага әзерләү программасы бик тыгыз булса да, балалар шахмат һәм спорт уеннары уйнарга да, матур әдәбият әсәрләре укырга да вакыт таптылар. Кояшлы һәм җылы һава торышы, саф һава, сменаның бик яхшы оештырылуы балаларда иң уңай тәэсирләр калдырды, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

Фото lipetskinfo.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250