Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Бәрәкәтле гомер

22 август көнне үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп узучы Наҗия Мәүлетбаева тарихта лаеклы урын алган мөхтәрәм шәхесләрнең берсе.

Ул бихисап дәүләт бүләкләренә ия, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Әлмәт районының капкасы саналган Габдрахманның республикада гына түгел, Россия күләмендә дә танылу алуына ирешкән күтәрелеш еллары 25 елдан артык авыл Советы рәисе булган Наҗия ханым эшләгән чорларга туры килә.

Аның әтисе сугышка киткәнче колхозда ветеринар булып эшли, әнисе төрле эшләрдә йөри. Гаилә башлыгы сугышка алынганда Наҗия апага әле 3 кенә яшь була, ә сеңлесе бу вакыйгадан соң 1 ай узгач кына дөньяга аваз сала. Балачагы сугышның иң үзәк өзгеч, иң авыр чорларына туры килә. Гаиләдә башка ир-ат булмаганлыктан, бәләкәй арба тартып мал-туарга азык әзерләү, умарта тоту мәшәкатьләре дә яшүсмер кызлар җилкәсенә төшә. Әбиләре Иркәсылу апа да 100 яшькә җиткәнче килене Вазифа тәрбиясендә гомер кичерә.

10 нчы сыйныфны тәмамлаган кыз алга таба белем алу турында хыялланмый да, чөнки әнисенең аны укытырлык мөмкинлеге юклыгын яхшы аңлый, иң зур ярдәмче дә бит әле ул. Әмма язмыш җиле аны барыбер читкә алып китә - Иркутск шәһәрендә очучы булып хезмәт итүче Тайсуган егете Әмир белән гаилә коралар. Яшьләрнең бәхете генә кыска була: 1 ел да 8 айдан Әмир вертолет белән авиакатастрофага эләгеп, тайга өстендә янып үлә. Тормыш иптәшенең үле гәүдәсен алып, Наҗия кабат туган якларына әйләнеп кайта. Озак та үтми улы Амур дөньяга килә. Шуннан ары авылын ташламый ул, хезмәте дә, тормышы да Габдрахман белән бәйле.

Вакытлыча гына дип, яшь ханымны авыл Советында хәрби учет өстәлен (ВУС) алып барырга чакыралар. Җаваплылыгы, кешеләр белән тиз уртак тел табып эшли белүе җитәкчелек игътибарыннан читтә калмый, билгеле. 1971 елда Наҗияне секретарь итеп күчерәләр, ә инде тагын бер елдан, яшь булуына карамастан, Наҗия Мәүлетбаевага Габдрахман авыл Советы рәисе вазифасын ышанып тапшыралар.

- Ул чорда авыл җирлекләрендәге барлык эшләрне депутатлар белән берлектә алып бара идек. Район, өлкә, РСФСР Советына депутатлар сайладык, аларга наказлар бирдек. Һәркем үз эшен намус белән башкарды. Авылыбыздан чыккан җитәкчеләр дә ярдәм итте. Совет урамындагы беренче тротуарларны Энгель Закиров салдырды. Әсгать Тәхаветдинов, Байкал Вахитов, Инсаф Мәхмүтов, Вил Сафин, Илдус Әхмәтшин һәм башкаларны санап үтәргә мөмкин булыр иде, - дип искә ала Наҗия апа.

Аның сүзләренә караганда, "Иркеннефть" (җитәкчесе - Миргазиян Таҗиев), "Миңлебай газ эшкәртү заводы" (Хәниф Камалов) авылны төзекләндерү, халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту юнәлешендә иң беренче ярдәмчеләр булганнар. Аның ике дистә елдан артык эшләү дәверендә беренчеләрдән булып урта мәктәп бинасы, балалар бакчасы, административ бина, медпункт төзелеп куллануга тапшырыла. Авылның күтәрелеш чоры кичерүендә "Ярыш" колхозы рәисе Самат Әхтәмовның да роле зур булуын ассызыклый Наҗия апа.

Авыл тарихының алтын елъязмасына керердәй вакыйгаларны күп санады язмабыз герое: Мәдәният йорты каршында оешкан "Авылым йолдызлары" ансамбле ике тапкыр Мәскәүгә барып Кремльнең Съездлар сараенда концерт бирә, 1973 елда авылны тулысынча газлаштыру башлана, урамнарга ут, су линияләре сузыла. Менә казаныш: социалистик ярышта Габдрахман авылы РСФСР күләмендә ике тапкыр 1 нче, бер тапкыр 2 нче урынга чыга. Алдынгы авыл җирлеге кунакларның да төрлесен кабул итә: Россия Президенты Борис Ельцин да килә бирегә.

Туган авылы Габдрахманда эшләвенә, яшәвенә сөенеп гомер кичерә Наҗия апа. Улы Амур, кызы Лена, оныклары белән бәхетле, язмышына чиксез рәхмәтле ул.

Фәрдия ХӘСӘНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250