Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

«Бозым» калган, алтыннары очкан

Көпә-көндез 18 яшьлек кызга урамнан барганда таныш булмаган ханым тәмәке сорап мөрәҗәгать итә.

Аннары ул кызда бозым барлыгын әйтә. Якындагы бер подъездга алып керә дә, берничә манипуляция ясаганнан соң кызга алтын әйберләрен салып бирергә куша. Студент кыз алтыннарын бирә һәм подъездда басып кала. Ә мошенник ханым йоланы төгәлләү өчен дип урамга чыгып китә. Шунда кыз үзен алдарга маташуларын абайлап ала һәм урамга ташлана. Әмма соң була. «Бозымнан» арындыручы вакыйга урыныннан качарга өлгерә.

Кыз ярдәм сорап полициягә мөрәҗәгать итә. Җинаять эше кузгатылган. Тикшерү бара. Кызга 15 мең сум зыян килгән. Бу хәл Яр Чаллыда була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса