Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Боз өстенә керү тыела

Март-апрель айларында сулыкларда, елга-күлләрдә бозлар көпшәкләнә, аның ныклыгы бетә. Бу чорда боз өстеннән йөрү аеруча куркыныч була башлый.

Һава температурасы өч көн рәттән 0 градустан югарырак тора икән, бозның ныклыгы 25 процентка кими. Кичләрен һәм төннәрен боз зур булмаган авырлыкны чыдата әле, ә менә язгы кояш астында, көндезен ул көпшәкләнә, йомшый. Караңгыда, күз күреме начар булганда боз өстенә керү аерата куркыныч. Нәкъ менә язгы чорда сулыкларда куркынычсызлык таләпләрен үтәмәү аркасында дистәләрчә кешенең, шул исәптән кызыксынучан балаларның гомере фаҗигале төстә өзелә. Фаҗига булмасын өчен, яз көне боз өстенә керүдән тыелырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса