Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Болгарда беренче тапкыр Мәүлид узды

12 гыйнварда Болгарда "Ак мәчет"тә Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көненә багышланган Мәүлид кичәсе үтте.

Бәйрәмне ТР мөселманнары Диния нәзарәте оештырды.

Болгарда узган тантаналы чарага ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе Шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин, Россия мөфтиләр советы рәисе урынбасары Рушан Аббясов, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Президентының дини берләшмәләр белән багланышлар идарәсе башлыгы Илнур Гатауллин, бөтен Россиядән дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

Чара Коръән сүрәләре уку белән башланып китте. 2 гыйнварда һиҗри календаре буенча мәртәбәле айларның берсе - Рәбигуль-әүвәл ае башланды. Бу ай Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) туган ай. "Мәүлид" сүзе гарәпчәдән "туу" , "Мәүлид ән-Нәби" Мөхәммәд Пәйгамбәрнең тууын аңлата. Ай дәвамында Татарстан мәчетләрендә һәм мәдрәсәләрендә Пәйгамбәребезгә (сгв) багышланган дини мәҗлесләр үткәрү, мохтаҗларга ярдәм итү кебек чаралар уздыру каралган. Болгарда уза торган чара Мәүлид уңаеннан төп бәйрәм чараларыннан санала. Анда җитәкчеләр, төрле төбәк мөфтиләре бәйрәм белән тәбрикләде, дин әһелләре догалар укыды, салаватлар әйтте, мөнәҗәтләр һәм "Мәүлидүн-нәби" касыйдәсен (Пәйгамбәргә багышланган поэма) башкарды, дип хәбәр итә "Татар-информ".


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250