Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

“Боинг-737” һәлакәте корбаннары истәлегенә сәгать формасында һәйкәл урнаштырылачак

Авиакатастрофада гомерләре өзелгәннәргә багышлап куелачак истәлекле билге эскизына уздырылган бәйгедә туктап калган сәгать рәсеме ясаган КФУның III курс студенты җиңеп чыккан.

Һәйкәлне Казанда, аэропортка илтә торган юл буена урнаштырачаклар.

Бәйге "Кайгы бер - хәтер уртак" мемориаль проекты кысаларында КФУ хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган. Анда Маргарита Калинина җиңеп чыккан. Ул самолет һәлакәткә очраган мизгелдә сәгать телләре туктап калган вакытны күрсәтүче эскиз ясаган. Хәзер кызга 30 апрельдә эксперт советы җыелышында чыгыш ясарга һәм ТР Мәдәният минситрлыгының махсус комиссиясен узарга кирәк.

Һәйкәлне металлдан һәм граниттан, 3,5 метр биеклектә ясарга җыеналар, дип хәбәр итә "АиФ-Казань".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса