Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Бүләккә чит ил машинасы өмет итеп, акчасыннан колак каккан

26 яшьлек Әлмәт кызының беркатлылыгыннан файдаланып, мошенниклар аның 13000 сум акчасына ия булган.

8 майда кызның кәрәзле телефонына кыйммәтле чит ил машинасы отуы турында хәбәр килә. Ул тиз арада сайтка кереп, анда үзенең телефон номерын күрә һәм оештыручыларга шалтырата. Аңа машина бәясенең бер процентын күчерергә тәкъдим итәләр һәм бүләкне алу өчен пин-код белән хәбәр җибәрәчәкләрен әйтәләр. Төрле абонент номерларына кыз кирәкле сумманы күчереп тә куя. Өч көн дәвамында мошенниклар аның белән аралашып тора, ә соңрак аларның телефон номерларына шалтырату мөмкин булмый. Бүләкнең асылын аңлап алган зыян күрүчегә полиция бүлегенә мөрәҗәгать итүдән башка чара калмый.

Әлмәт полиция бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса