Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

“Бүләк китерү көннәре”ндә кулдан ясалган курчаклар күргәзмәсе эшләячәк

Әлмәт туган якны өйрәнү музее 2014 елның 13-20 февраль көннәрендә "Бүләк китерү көннәре" хәйрия акциясе үткәрә.

Төрле коллекцияләрен, фоторәсемнәрен, архив документларын, китапларын, сәнгать әсәрләрен музейга васыять итүчеләрне рәхмәт хисе белән шатланып кабул итәбез. Үзегез килә алмасагыз яки бүләгегез күтәреп кенә килерлек булмаса, 22-04-22 телефоны белән шылтыратыгыз.

13 февральдә музей шулай ук кулдан ясалган курчаклар күргәзмәсе ачылуга да чакыра. Шәһәребезнең оста куллары анда бик матур курчаклар китерде, бик ошаганы булса сатып алырга да мөмкин. Тегеп ясалган курчаклар Гашыйклар көненә матур бүләк булырга мөмкин бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250