Әлмәт таңнары

«Блат» чордашлары без

Румияны бик күптәннән күргәнем юк иде. Авылга еш кайтсам да, ул Казанда уку сәбәпле, бу якларга сирәгрәк юл алды. Ниһаять, күптән түгел безгә очрашырга насыйп булды. Танышым КДУны тәмамлап, инде кабаттан укырга керергә өлгергән икән.

Дипломлы белгечнең эшне озакка сузмыйча икенче белем алырга омтылуын, әлбәттә, мин шатланып кабул иттем. Хәзер ике югары белем алу мактала гына бит. Танышым бу юлы икътисадчы белгечлеген сайлаган. Әмма ул читтән торып укуга түгел, ә тагын көндезге бүлеккә урнаш-кан. "Ник эшкә кермәдең? Акчасы да булыр иде, укуыңа да күп түлисең ич", - дигәч, Румия хезмәт базарында үз белгечлеге буенча эш урыны таба алмавын җиткерде. Гәрчә ул 5 ел гомерен юрист һөнәрен үзләштерүгә багышлаган булса да. 6-7 мең генә хезмәт хакы алып эшләү аның чыгымнарын каплый алмаячак, әлеге акчаның фатирда яшәгән өчен генә дә түләргә җитмәвен һәркем белә. Ә болай аңа тулай торактан урын биргәннәр. Эш эзләп, танышым башкаладагы бик күп оешма-пред-приятиегә мөрәҗәгать иткән, резюмеларын кал-дырган. Аның ише- теп-күргәннәре үзе бер тамаша. Бүген сезгә шул хакта бәян итәргә телим.
Дустымның эш эзләү сәяхәте танышының күр- сәтмәсе буенча башланып киткән. 5 ел дәвамында бер төркемдә белем алган иптәш егете N фирмага юристлар кирәклеге ту- рында газетада белдерү басылуын әйтеп, шунда барып резюме калдырырга киңәш бирә. Әмма биредә Румияны, хезмәт стажы юклыгын сәбәп итеп, кире борып җибәрәләр. Яңа гына университет ишеген япкан кичәге студент кайчан эш стажы тупларга өлгерсен соң? Әлеге сәбәпнең гади генә күз буяу алымы булганлыгын ул соңыннан аңлый, әлбәттә. Чишелеш болайрак була. Бер ай чамасы узгач, бергә укыган дуслар кафега җыелыша, сүз артыннан сүз китә, курсташлар турындагы соңгы хәбәрләр тикшерелә. Шул чакта Румия үзе мөрәҗәгать иткән фирмага бик үк яхшы укымаган, еш кына "койрыклар" белән сес-сиясен соңгылардан булып ябып йөргән Диләрәнең урнашуын белә. Менә сиңа хезмәт стажы кирәк дигән юк сүз! "3" ле билгеләренә укып чыккан белгеч аларның мәнфәгатьләрен канәгатьләндергән! Баксаң, аның туганнан туган абыйсы шунда эшли икән. Ә юристлар кирәклеге турындагы белдерүне алар закон буенча шулай тиеш булганга гына хәбәр иткәннәр. Гәрчә нәкъ менә алар закон нигезендә эшләргә, гаделлекне якларга тиеш кешеләр булсалар да. Шулай да элемтәләр алар арасында да тамыр җәйгән икән. Йөрәге янса да, Румия бирешми, һаман да яхшыга өметләнә һәм, ниһаять, бер оешмада аны эшкә кабул итәләр. Яңа белгеч тиз арада барысын да үзләштереп ала, матур гына нәтиҗәләр күрсәтә башлый. Ләкин хезмәт юлының башлангыч этабы бик озакка сузылмый, оешмада кыскарту көтелүе яшен тизлегендә һәммә кешегә барып ирешә. Алар бүлегеннән дә бер кеше китәргә тиеш. 3 хезмәткәр арасыннан үзен җибәрәчәкләрен Румия тиз төшенә. Чөнки аларның берсе биредә 10 елдан артык эшли, аны, әлбәттә, калдырачаклар, икенчесе бер ел чамасы гына хезмәт куйса да, ул - җитәкченең райондашы. Шулай итеп, таякның авыр башы кызга төшә.
Бу хәлләрдән соң Румия төшенкелеккә бирелеп ала, әлеге һөнәрне сайлаганы өчен йөз тапкыр үкенергә өлгерә, юк-бар эштә йөреп, бер ел вакытын уздыра, ахырдан әти-әниләре белән киңәшләшеп, икътисадчы белгечлеген дә үзләштерергә кирәк дигән карарга килә. Юристлыкка укуы аңа кайда гына булса да барыбер ярдәм итәчәк ич. Документлар белән эш иткәндә дә, тормышта да, шаяртып әйткәндә, хәтта үз-үзе белән бәхәсләшкән вакытта да кануннарга мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк. Юридик белемле икътисадчыга эш урыны тәкъдим итүчеләр табылыр әле - Румия шуңа ышана.
Танышым үзе белән бергә укыган кайбер иптәшләренең белгечлек буенча түгел, ә бөтенләй башка өлкәдә хезмәт куюларын да әйтте. Ә бер башкала кызы исә төгәл бер ел дәвамында беркая да эшкә чыкмаячагын, әлеге вакыттан соң дәрәҗәле хезмәт урынындагы өлкән яшьтәге юристның лаеклы ялга китәчәген һәм үзенә югары хезмәт хакы булган вазифа бушаячагын җиткергән. Башкага ул риза түгел, 7-8 мең сумны ул акчага да санамый.
Илебездә киң таралган туган-тумачалык, әшнәлек төшенчәсе бүген һәр өлкәдә тамырларын тагы да тирәнгәрәк җибәреп, ныклап урнашты. Таныш-белешсез дипломлы белгеч эш урыны таба алмасын инде! Уңышлы хезмәт урыны табучылар арасында үз көчләре белән моңа ирешүчеләр бик аз. Ә кемнәр өчендер махсус эш урыннары булдырыла. Көн дәвамында кәгазь боткасы ясап, әзер отчетны кулдан-кулга йөртеп, эш күрсәтүчеләр белән дөнья тулган. Эшен җиренә җиткереп башкармаса да, элемтәсе барлыгын уйлап, борынын югары чөеп йөрүне алар яхшы булдыра. Андыйлар турында йөк атының, ягъни бар вазифаны үз җилкәсендә күтәреп баручының хәрәкәтен күзәтеп хезмәт хакы алучылар дип әйтәләр. Менә шундый файдасыз хезмәткәрләр идарә итә күп урында. Үз бизнесын үстерергә теләүче, кесәсеннән чыгарып акча түләүче эшмәкәрләр генә мондый юлга бармыйдыр, мөгаен. Аларның эшендә бер генә боҗра бушаса да, меңләгән суммада зыян килергә мөмкин бит. Хәер, андыйлар да сирәктер хәзер.
Еш кына тирә-яктагылардан: "Калган- нарыннан бигрәк, ник акча түләп ак халат кигән табибларны шифа- ханәләргә якын җибәрәләр микән?" - дигән зарны ишетергә туры килә. Алар да шул ук элемтә белән килеп урнаша шул. Кеше сәламәтлеге, кеше гомере өчен җаваплы булырга үзләре дә курыкмый алына бит әле. Юкка гынамыни хәзер диагноз куйдырта алмыйча тилмереп йөрүчеләр артты.
Бик авыр заманда яшибез. Көчлеләр һәм көчсезләр чоры дип билгели аны кайберәүләр. Икенчеләр акчалылар һәм акчасызлар дип тә әйтә әле. Төрлечә яңгыраса да, аларның мәгънәләре бер-берсенә тыгыз бәйләнгән. Элемтә, ришвәт нәтиҗәсендә бүгенге көнгә килеп ирештек, җәмәгать. Ничек булды соң бу дип һич аптырарга кирәкми. Халык үзе шушы борылышны ясады. Уку йортларына укырга барганда ришвәт өләште, имтиханнарны тапшырганда әлеге ысулны кабатлады, хезмәт юлын акча төртеп башлады. Хәзер схема бар көченә дәвам итә, үсеш ала. Кыскасы, "блат" заманы чәчәк ата. Җитәкчелек моның белән көрәш җәелдерсә дә, кешелек бу күренешкә үзе аяк чалмаса, ахыры тиз генә җитәрлек түгел.
Темадан читкә тайпылып, шунысына да тукталасы килә. Соңгы елларда яшьләр булачак һөнәрләрен сайлаганда аеруча икътисадчы, юрист, менеджер, бухгалтер белгечлекләренә өстенлек бирә. Әти-әниләр дә балалары үзләрен эш белән тәэмин итә алырлармы дип бор- чылмый. Әлеге һөнәр ияләре белән ил тулды. Ришвәтләр өләшә-өләшә файдасызга укып йөргәнче, бәлки ышанычлы киләчәк турында уйланырга вакыт җиткәндер?

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Фото: http://www.islam.ru/sites/default/files/vzyatka.jpg

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров