Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Битен үтүк белән пешерсә дә, танышын гафу иткән

Шәһәр суды 56 яшьлек иргә хөкем карары чыгарды.

Бу хәл Чаллыда була. Спиртлы эчемлекләр эчеп утыргач, фатир хуҗасы һәм аның танышы арасында низаг килеп чыга. 60 яшьлек пенсионерны берничә тапкыр типкәләп, ир идәнгә аудара. Шуннан үтүкне кыздырып битенә һәм тәненә берничә тапкыр бастырып ала. Хатынның кесәсендәге 800 сум акчаны да ала.

Пенсионерга алган җәрәхәтләрдән өч атна сырхауханәдә дәваланырга туры килгән. Әмма судта ул шешәдәшен кичергән, ир 800 сум акчаны кире кайтарып биргән.

Суд әлеге ирне шартлы рәвештә дүрт елга ирегеннән мәхрүм итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса