Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Битараф булмыйк, артистыбыз Гөлнара Вәлиевага ярдәм итик!

Бүген шәһәребезнең мәдәният һәм ял паркында хәйрия концерты була. Аннан җыелган акча Әлмәт драма театры артисты Гөлнара Вәлиеваның улы Айдарга дәвалауга тотылачак.

КФУ студенты Айдар Вәлиевка табиблар ел башында «апластик анемия» диагнозын куйган. Шуннан соң ашыгыч рәвештә дәвалау курсын башлап җибәрделәр.

Дәвалану курсы 1,5 ел дәвам итә. Хәзерге вакытта Айдар «Циклоспорин» препаратын кабул итә. Аның 25 көнлек курсы 11000 сумга төшә. Алты айдан дарулар нәтиҗә бирмәсә, Айдарга Санкт-Петербург клиникасында сөяк миен күчереп утыртырга кирәк булачак. Әлеге операция бүгенге көнгә 15 мең евро (1 млн сум) тора.

Айдарның әнисе Гөлнара Вәлиева Әлмәт татар дәүләт драма театрында 1999 елдан бирле эшли. Ул язмыш сынауларын җиңеп үтеп, тамашачылар арасында танылу һәм хөрмәт яулады. Бүгенге көндә популяр, кирәкле актриса.

Яшь егетнең тормышы безнең кулда! Әйдәгез барыбыз да бергәләп хәйрия концертына ашыгыйк. Очрашу урыны - мәдәният һәм ял паркы. Башлана 19 сәгатьтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса