Биш яшьлек баласын урамда калдырган
Ана кеше бик еш эчә торган булган. Баласын ул гел карамаган, киендермәгән.
Кышның зәмһәрир суыкларында чирле баласын урамга алып чыга да, каршысына очраган беренче кешегә тоттыра.
Мәрхәмәтле юлчы полициягә мөрәҗәгать итә.
Суд бу күке ананы бер елга төзәтү эшләренә хөкем иткән. Хәзер аны ана хокукыннан мәхрүм итәргә уйлыйлар.Бу хәл Казанда була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа