Әлмәт таңнары

Биш татарстанлы – иң бай 200 эшкуар исемлегендә

Кемнәр икәнен белергә телисезме?

Forbes журналы версиясе буенча, Татарстаннан биш бизнесмены Россиянең иң бай 200 кешесе арасына кергән. Рейтинг басманың рәсми сайтында урнаштырылган.

Татарстанлылар арасында беренче урынны «Татавтодор» компаниясе генераль директоры Айрат Шәймиев ($ 1,15 млрд) алып тора. Рейтингта ул 72 нче урында.

Икенче урында «Таиф» төркеме Директорлар советы рәисе Рөстәм Сультеев ($ 1,1 млрд).

Аның үкчәсенә басып баручы бизнесмен - шулай ук «Таиф» төркеме Директорлар советы әгъзасы Радик Шәймиев (шулай ук $ 1,1 млрд).

Дүртенче урынны «Таиф»ның генераль директоры Альберт Шиһабетдинов $ (1,05 млрд) били.

Бишенче урында бүген «Адмирал» эше буенча читтән торып сак астына алынган Алексей Семин ($ 0,8 млрд).

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: