Әлмәт таңнары

«Бирде дөнья кирәкне, еламаска өйрәтте...»

- Гомер буе авыру иремне карадым.

Көнне төнгә ялгап эшләүләр, балаларны аякка бастыру, әти белән әни арасында бәргәләнү үз эшен эшләде, бик көчле стресс кичердем. Соңрак миндә күкрәк яман шеше ачыкланды. Тугыз ай буена яшәү белән үлем арасында көрәштем. Шул вакыт эчендә ирем бер генә тапкыр да хастаханәгә килеп карамады, хәлемне дә белмәде...

Карап торышка башкалардан әллә ни аерылып тормаган урта яшьләрдәге чибәр ханымның шулай дип ачылып китеп сөйләшүе гаҗәпкә калдырды. Якыннанрак аралаша башлагач, аның әле талантлы, укымышлы, үз өстендә даими эшләүче, укучыларын авызына гына каратып тота торган көчле педагог икәнлеге дә ачыкланды. Ә инде язмыш йомгагын сүтә башлагач, тормышны теше-тырнагы белән ябышып тартучы, тырыш, сабыр, үҗәт хатын икәнлегенә дә төшендем мин аның. Дөресен әйтим, яңа танышымның язмышын язу гына түгел, тыңлавы да авыр булды. Казанның бер мәктәбендә укытучы булып эшләүче ханым үзе турында язарга ризалык бирсә дә, исем-фамилиясен күрсәтмәүне, исемен Тәнзилә дип куюымны үтенде.
- Мин Югары Ослан районында туганмын, - дип сөйләде ул. - Мәктәбебез бик көчле иде, олимпиадаларда һәрвакыт алдынгы урыннар яулап килде. Ә менә гаиләбездә әти белән әни арасындагы мөнәсәбәтләр һәрвакыт авыр иде. Алар әле бергә, әле аерым яшәделәр. Әти укымышлы кеше булса да, эчәргә ярата иде. Шуңа күрә энем белән миңа бик авырга туры килде. Мәктәптә яхшы укыдым, чөнки ярдәм өмет итәр кешем юк, киләчәгем бары тик үземнең тырышлыгымнан гына торачагын белә идем. Институтта да белем алу миңа канәгатьлек китерә иде, төркемдәшләрем белән дә бик дус яшәдек. Бөтен чараларда катнашып килдем, төркемнең старостасы идем. 100 сум стипендия алып, энемә дә гел булышып тордым. Уку йортын кызыл дипломга тәмамлагач, миңа теләсә кайсы мәктәпкә эшкә бару хокукы бирелде, әмма бер кызыбыз Казанның иске мәктәбенә укытырга барудан баш тарткач, мин аның урынына алындым. Шуны әйтәсе килә, гомер буе профессиональ яктан камилләшергә тырыштым, география, биология фәннәрен укытам, медицина белән кызыксынам, «Ел укытучысы» бәйгесендә катнашып, дүртенче урынга лаек булдым. Вакытлы матбугатка фәнни мәкаләләр язам. Даими рәвештә конференцияләрдә катнаштым, укучыларым белән дә бик нык шөгыльләнә идем.
1983 елда кияүгә чыктым. Өйләнешкәч, ике ел бала алып кайтмадык. Мәктәптә дә укыттым, фән белән дә шөгыльләндем. Үз көчем белән уңышка ирешергә омтылдым. Минем эшне дә, укуны да, гаиләне дә бергә алып барасым килгән иде. Әмма табиблар, яки бала, яки аспирантура дип, сайлау алдында калдырды. Борчылулардан, лимфоденит авыруы булды. Онкология буенча исәпкә куйдылар. Ул вакытта барысы да уңышлы узды, терелеп беткәч, 1985 елда беренче баламны алып кайттым. Әмма нарасый гомеренең икенче тәүлегендә үпкә ялкынсынуыннан дөнья куйды. Ул вакытта мин бик зур югалту, тетрәнү кичердем. Бу авыр уйларга бирешергә теләмичә, вакытыннан алда эшкә чыктым. Шуннан соң 1986 елда - улыбыз Алексей, ике елдан соң кызыбыз Екатерина туды. Бу көннәрдә без бик бәхетле идек. Балаларымны бик яратам.
Безнең яшьлегебез бик авыр 90нчы елларга туры килде. Эш хакы аз, әйбер табып булмый. Шуңа күрә һәрвакыт мәктәптән тыш башка урыннарда да эшләдем. Эшенә дә чыдадык, алга таба да түзәргә әзер идек, әмма өйләнешүебезнең өченче елында ирем йөрәгенә авыр операция кичереп, инвалид булып калды. Әллә ничә тапкыр табиб пычагы астына керергә туры килде аңа. Аз булса да акча булыр дип, капчык-капчык чүпрәк-чапрак төяп, шуны танышларга сатып йөрүләр дә, кичен кибетләрдә администратор булып эшләүләр дә, салкыннарда базарда сату итүләр дә - берсе дә калмады. Кыскасы, 12 ел шундый коточкыч режимда яшәү үз эшен эшләде. Үт куыгындагы ташлар кузгалып, тиз арада операция ясатырга туры килде. Аннан соң әни авырып киткәч, аны үз яныбызга алып килдем, әтигә инсульт булып, аны югалттык.
Мин үземне белә белгәннән бирле көрәшәм. Әйтерсең язмыш мине чыдамлылыкта сыный. Кабат аспирантурага керәм дип йөргән көннәрдә иремне тагын операциягә салдылар. Улымның гемоглобины бишкә кадәр төшеп, чактан гына үлемнән калды. Беребезнең дә каны туры килмәгәнлектән, тиз арада эритроцитар масса һәм кан плазмасы табарга кирәк иде. Ә бу бит 90 нчы еллар! Кан түгел, ашарга табу да кыен заманнар. Шуннан соң мин кан салу станциясенә бардым да, мөдирнең аягына егылып: «Бер баламны җир куенына салдым, икенчесен дә югалтасым килми. Зинһар, акылдан яздырмагыз мине!» - дидем. Рәхмәт төшкере, сүземне тыңлады. Шулай итеп без баланы коткарып калдык.
Балаларым югары уку йортларына түләүле бүлекләргә керде. Иремнең операцияләренә, балаларның укуларына акча җитмәгәнлектән, өч бүлмәле фатирны икелегә алыштырырга туры килде. Аның каравы, балалар икесе дә бик яхшы эшләрдә эшли хәзер. Яшәвемнең төп мәгънәсе булган ике оныгым бар. Үзем теләгәнчә һәм хыялланганча купшы туйлар уздырдык.
Тормышымның иң зур ярасы
Инде авырлыклар бераз чигенде. Рәхәтләнеп яшәргә дә яшәргә югыйсә... Әмма язмыш мине кабат сынады. 2014 елда миндә күкрәк яман шеше ачыкланды. Метастазалар күп иде. Катлаулы операция кичердем. Тугыз ай буена яшәү белән үлем арасында көрәштем. Бераз соңрак умыртка баганасында да метастазалар барлыгы ачыкланды. Тагын химия терапиясе, нурланыш... Ул көннәрдә ни кичергәнемне үзем генә беләм. Әмма иң аянычы - йөрәкне, бәгырьне актарып атып туктаусыз сызлатканы - гомер иткән иптәшемнең шул тугыз ай буена бер тапкыр да яныма килеп карамавы, хәлемне белмәве. Ул, кисәк кенә, минем белән бөтенләй аралашмас булды. Хастаханәдән чыгуга ук аерылышырга гариза яздым. Бүген бер түбә астында яшәсәк тә, аралашмыйбыз. Бик авыр көннәремдә дә аннан бер җылы сүз дә ишетмәдем, ягымлы караш та күрмәдем. Ярый әле балалар, хезмәттәшләр, дуслар, укучыларым хәлемне белешеп тордылар. Бу хәлләрдән акылдан шашарга да мөмкин идем бит! Алар миңа «теге дөнья»дан кире кайтырга ярдәм итте. Хастаханәдән: «Үлмим әле мин, кешеләргә кирәгем бар», - дип чыктым.
Хәзерге көндә Юля Юшкевич җитәкчелегендәге «Без бергә» төркемендә авыру балаларга булышабыз. Узган ел мине кызым чит илгә ял итәргә алып барды. Анда булып кайткач, күзләрем бераз ачылган төсле булды. Тормышның эш, көрәш өчен генә бирелмәвен аңладым. Якыннарым белән аралашам, җанга якын шөгылем бар - рәсемнәр, картиналар иҗат итәм, театрларга, концертларга йөрергә тырышам. Профессиональ яктан үсү дә ошый миңа. Хәзерге вакытта биологияне институт дәрәҗәсендә өйрәнәм.
Катлаулы тормыш юлы миңа сабак бирде. Беренче чиратта бары тик үзеңә генә ышанырга кирәклекне төшендерде. Аннан соң үзеңне яратырга кирәк икән. Башкаларга яхшылык эшлим дип, үзең турында онытырга кирәкми...
Зөһрә САДЫЙКОВА
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 8 мая 2018 - 08:42
    На ЧМ-2018 в Казани пройдет 30 концертов
  • 3 мая 2018 - 11:25
    КАК ВЕСТИ СЕБЯ НА СТАДИОНЕ
Ночной режим