Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Биектауда 9 яшь кеше катнашында булган юл-транспорт һәлакәте буенча җинаять эше ачылган

13 октябрь кичендә Биектау районында коточкыч юл фаҗигасе була.

Кичке тугызынчы яртылар тирәсендә яшүсмерләр утырган «Ока» машинасы агачка килеп бәрелә. Машинага 14-18 яшьлек 9 кеше утырган була.

Зәңгәр төстәге «Ока» ны ГИБДД хезмәткәрләре ерактан ук күреп алалар. Кечкенә генә машина эчендә биштән артык кеше утыра, ә машина төбе чын-чынлап асфальтка ышкылып бара. Тик бу гына машина руле артында утырган яшүсмерне газга ныграк басып качып китергә киртә булмый. Полиция хезмәткәрләре аларны куа чыга. Борылышларның берсендә машина юлдан читкә чыга һәм агачка килеп бәрелә. 18 яшьлек кыз вакыйга булган урында ук һәлак була. Калган яшүсмерләрне авыр хәлдә шифаханәгә озаталар. 14 яшьлек егет исә 14 октябрьдә алган яралардан җан биргән. Руль артында утырган 18 яшьлек егетнең машина йөртү таныклыгы булмаган. Әлеге факт буенча җинаять эше ачылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250