Бүгеннән Май чабу бәйрәме башлана
Бүгеннән 22 февральгә кадәр Май чабу бәйрәме билгеләп үтелә. Май чабу - керәшеннәрдә һәм славяннарда кышны озатып, язны каршылау бәйрәме.
Май чабу бәйрәме бик борынгыдан килә. Аны славяннар православие дине кабул ителгәнче үк билгеләп үткәннәр. Ул табигать көчләренә, ел вакытларына табыну, аларның күңелен күрергә тырышу белән бәйле булган.
Әлеге йола җиде көн буена бәйрәм ителә. Май чабу атнасының һәр көне исемләп бүленгән. Бу көннәрдә керәшеннәр өйдән-өйгә кереп, кояшның үзенә ошаган түгәрәк бәйрәм коймагы белән сыйлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа