Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Үзенең аш-су серләре белән Илтән-Бута авылында яшәүче уңган хуҗабикә Римма Фадеева уртаклаша

Паштет Камыр өчен кирәк: бер чәй калагы коры чүпрә, тәменчә шикәр комы һәм тоз, 1-1,5 стакан җылымса су, 2-3 аш кашыгы көнбагыш мае, он.

Эчлек: алма повидлосы, шикәр комы.

Чүпрәне аз гына су салып җебеткәннән соң барысын да кушып камыр басасың. Кулга ябышмаслык йомшак камыр барлыкка килергә тиеш. Камыр 1-1,5 сәгатьтә кабара.

Табаны майлап, аңа камыр җәясең һәм эчлек ягасың. Өстенә камырдан ясалган тасмалар сузасың. Майлап 10-15 минут тотканнан соң 180-200 градус кызулыктагы духовкада пешерәсең.

Эчлекне башкача да, мәсәлән, караҗимеш, күрәгә белән дә ясарга була.

"Тиз" салаты

Әлеге салат тиз ясала торган һәм туклыклы. 1 банка консервланган кызыл фасольгә салам кебек туралган ярымысланган казылык, шулай ук 1 банка консервланган шампиньон гөмбәсе, ярым боҗра итеп киселгән суган саласың да майонез белән болгатасың.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса