Бүген сагыз туган көн
Нәкъ менә бүген - 166 ел элек америкалы Джон Куртис өендә сагыз уйлап тапкан.
Сагыз тәмләткечләр кушылган сузылучан составлы чәйнәлә, ләкин йотылмый торган конфет төренә керә. 23 сентябрь заманча сагызның туган көне дип саналса да, аның барлыгын исбатлаучы беренче дәлилләр Төньяк Европа тирәсендә табыла. Безнең эрага кадәр VII-II гасырларга караган сагызда борынгы кешеләрнең теш эзләре сакланган. Безнең әби-бабаларыбыз да сагыз чәйнәү белән мавыккан. Аның бер төрлесе ылыслы агач сумаласы булса, икенче бер төрен каен тузын эретеп ясаганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа