Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Бүген мөселман киносы фестивале ачыла

Бүген XIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале башлана һәм ул 11 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Тантана кичке 17.00дә ачылыр дип планлаштырыла.
Казан ХIII халыкара мөселман киносы фестивале программасын "Безнең пәйгамбәр" дигән Мисыр картинасы ачып җибәрәчәк. Һава торышы мөмкинлек бирсә, әлеге фильм кинофестиваль ачылу тантанасыннан соң Казан Кремле биләмәләрендә ачык һавада күрсәтеләчәк.
Исегезгә төшерәбез, быел фестивальгә яңа конкурс кертелде. "Милли кино секциясе" дип аталган конкурста республикада әзерләнгән яки Татарстан турында булган картиналар бәяләнәчәк. Монда Татарстан үзе генә, яки башка илләр белән берлектә төшергән ун фильм ("Айсылу", "Тапшырылмаган хатлар", "Мирас угы", Нәҗибә Ихсанова турындагы "Нәҗибә" документаль фильмы һәм башкалар) керәчәк. Алар арасында кыска һәм озын метражлы, документаль, анимацион, кыскасы, төрле жанрдагы фильмнар бар. Гомумән алганда, быел мөселман киносы фестивалендә республикадан 13 фильм катнашачак. Алда саналган "Милли кино секция"сеннән тыш, башка номинацияләрдә: "Кыска метражлы нәфис фильм"да Илшат Рахимбайның «Представь» фильмы, "Кыска метражлы документаль фильм»да Ренат Хәбибуллинның "Велохадж" фильмы һәм "Яшь Россия" дә Байбулат Батуллинның "Сокращение" фильмы тәкъдим ителәчәк.
Быел фестивальдә катнашу өчен 61 илдән 782 гариза килгән. Бәйге шорт-листына 27 илдән (Азәрбайҗан, Албания, Әфганстан, Бангладеш, Бельгия, Венгрия, Дания, Мисыр, Һиндстан, Иран, Италия, Казакстан, Канада, Катар, Кыргызстан, Мальта, Марокко, Непал, Нигер, Россия, США, Таҗикстан, Төркия, Үзбәкстан, Франция, Швеция, Эстония) 60 фильм кергән. Жюри командасын Россиянең халык артисты, режиссер, сценарист Николай Досталь җитәкли.
Карар өчен иң кызыклы фильмнар турындагы мәгълүматны Казан халыкара мөселман киносы фестивале, "Татар кино" сайтларында, социаль челтәрләрдән күзәтеп барырга мөмкин. Фильмнарны исә "Родина", "Мир", "Киномакс", "Корстон" кинотеатрларында карап булачак.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса