Бүген Җир шарына көчле магнит бураны якынлаша
Моның сәбәбе - Кояшта барган рентген шартлаулар.
Магнит буранының кешегә тәэссире турында КФУның астрономия һәм космик геодезия кафедрасы доценты Ренат Загретдинов сөйләгән.
Аның сүзләренчә, әлеге күренеш - типик күренеш. "Космик шторм,әмма ураган түгел". Магнит буранының кешеләргә зыяны турында төгәл билгеле түгел. Ә менә радиоэлектроника җайланмалары, кәрәзле телефоннар бу көнне начар эшләргә мөмкин, дип хәбәр итә tatpressa.ru.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа