Бүген 33 градус җылы булачак
Республикада урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез яшенле яңгыр да күзәтелә.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча бүген алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк.
Республикада урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез яшенле яңгыр да күзәтелә. Минималь температура төнлә +15..+20, көндез максималь температура +28..+33˚ булачак.
Көндез исә алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана. Максималь температура +30..+32 градус булачак, дип хәбәр итә Татарстан синоптиклары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа