Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Бөгелмәдә янгында зыян күргән ике бала җан биргән

Янгын чыкканда әти кеше йоклый торган булган

Яңа елның икенче төнендә кичке 11 нче 20 минутта Бөгелмәнең Энгельс ур., 5 адресы буенча урнашкан фатирларның берсендә - 9 катлы кирпеч йортның 1 нче каттагы 4 бүлмәлесендә янгын чыккан. Янгын сүндерүчеләр килеп җитеп, фатирдагы 5 кешене янгыннан коткарган: 1975 елгы әти кеше һәм балигълык яшенә җитмәгән 4 бала, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Кызларның 2005 һәм 2008 елгылары төтеннән агуланып, ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре тарафыннан Бөгелмәнең үзәк район хастаханәсенә озатылган. Ләкин, соңрак, балалар хастаханәдә җан биргән.

Янгын куркынычсызлыгы күзәтчелеге дознавательләре белешмәсе буенча, кыз балаларның берсе зажигалка табып, шкафтагы төзелеш материалларына (фатирда ремонт эшләре бара торган булган) ут элгән, ә әти кеше ул вакытта йоклап яткан. Ялкын телләре үрли барып, йорт җиһазларына, башка әйберләргә капкан, фатир эче төтенгә баткан, нәтиҗәдә, 9 кв.м мәйданлы бүлмәне янгын чолгап алган.. дип хәбәр итә "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса