Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Бөгелмә хакимияте һәм Эчке эшләр идарәсе шәһәрдә теракт куркынычы булганлыгын инкарь итә

Бөгелмә хакимияте һәм Эчке эшләр идарәсе шәһәрдә торак йортны шартлату куркынычы булу хакындагы хәбәрне кире кага.

Бу хакта Бөгелмә районы башлыгының матбугат сәркатибе Мария Колесникова сүзләренә таянып, "БИЗНЕС Online" газетасы хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, кичә билгесез затларның Бөгелмәнең Насыйров урамындагы 1А номерлы йортны шартлатырга җыенулары хакында lifenews.ru агентлыгы хәбәр итте. Теракт оештырырга теләүчеләр подъезддагы газ торбасын бораулап тишкәннәр, әйләнә-тирәгә солярка сипкәннәр. Озакламый подъезд газ белән тулган. Бәхеткә, ут бик тиз сүнү сәбәпле, шартлау булмый калган, диелә агентлыкның хәбәрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250