Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Безнекеләр мәскәүлеләрне елатып кайтты

8 ел элек ананың улы өеннән чыгып китә һәм бүтән әйләнеп кайтмый.

София Пигалова шушы көннәрдә 1 каналның танылган журналисты Андрей Малахов белән Кипрга ял итәргә барды. Аларның кызыклы сәяхәте турында инде "Пусть говорят" тапшыруында да күрсәттеләр.

Ел да 1 канал дистәләгән кеше өчен бушлай чит илгә юллама бирә. Мондый бәхет быел Чаллы хатынына да елмая. Күпне күргән София Пигалова мондый зур бүләккә ия булырмын дип башына да китерми. Моннан 10 ел элек ул яман авыруны кичерә. 8 ел элек исә өлкән улы өеннән чыгып китә һәм югала. Кечкенә улы да бер ел элек зур кайгыга тарый: су коенганда умыртка баганасын имгәтеп, урын өстенә кала.

Әмма София ханымга 1 канал тагын зур бүләк әзерләгән булып чыга. Аның югалган малаен Ижаудан табып алалар. Ана белән улның очрашу мизгелләрен тапшырудан да күрсәттеләр. Мәскәүлеләр күз яшьләрен тыя алмады. Тапшыруның тулы варианты 1 канал сайтында бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса